Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында урамнарны ремонтлау дәвам итә

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучылар, кунаклар һәм туристларга сәфәрнең төп маршрутларында автомобиль юлларын һәм белем бирү учреждениеләренең мәйданчык эчендәге йөрү юлларын ремонтлау программасы буенча эшләрнең үтәлешен тикшерде.
Программа кысаларында гомуми мәйданы 1089 мең кв.метр булган 131 объект ремонтланачак. Үтәлеш 50,5% тәшкил итә.
Әлеге программа кысаларында 81 объектта төзелеш-монтаж эшләре башланды. Аерым алганда, Бауман урамыннан Уң Болак урамына кадәр 1480 метр озынлыктагы Профсоюз урамы участогы ремонтлана. Шулай ук гомуми мәйданы 3000 кв.м булган тротуарларны ремонтлау, бортлы ташларын өлешчә алыштыру каралган. Ремонт 70% ка үтәлгән. Подрядчы оешма - «Волга-Автодор» ҖЧҖ.
Шулай ук «Алексеевскдорстрой» ААҖ подрядчы оешмасы Николай Ершов урамының 2 участогында эшләр алып бара. Ремонт барышында 18 347 кв. м мәйданда югары сыйфатлы ЩМА-20 асфальтобетонының яңа катламы җәеләчәк, тротуарлар ремонтланачак. Эшләр 25% ка башкарылган. 
Икенче участок - Карл Маркс урамыннан Әбҗәлилов урамына кадәр, тротуарларны һәм Арча зираты янындагы парковканы ремонтлау белән. Ремонт барышында гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлау, асфальт-бетон катламын тигезләү планлаштырылган, югары сыйфатлы ЩМА-20 асфальтобетонының 57 693 кв.м мәйданда яңа катламы җәеләчәк.
Гомумән алганда, әлеге программа буенча эшләр башкару 50,5% тәшкил итә.
Ремонтлана торган объектларда бер үк вакытта термопластиктан тамгалар ясала.

Фотода: Профсоюз урамында ремонт барышы һәм Профсоюз һәм Университет урамнары киселешендә тамгалар төшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International