Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында «Мамадыш шәһәрен урап узучы юл» участогында ремонт тәмамланды

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстанның Мамадыш муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Мамадыш шәһәрен урап узучы автомобиль юлының 1,25 км озынлыктагы участогы ремонтланган.

Юл 3 техник категория нормативы буенча проектланган, киңлеге 2 хәрәкәт полосасы белән 8 м тәшкил итә. Гомуми мәйданы 10000 кв.м булган асфальт-бетон катламын фрезерлау, өслекне вак-төяк асфальт-бетон катнашмасы белән тигезләү башкарылган, ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән. Шулай ук 2 төшү юлы җиһазландырылды, юл кырыйлары һәр яктан 2әр м ныгытылган, 38 сигнал баганасы куелган һәм юл тамгасы төшерелгән.

Эшләрне проектлаучы - «АгроТрансПроект институты» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гомуми озынлыгы 108,3 км булган 77 төбәк юллары ремонтланачак. Хәзерге вакытта 41 объектта ремонт тулы күләмдә башкарылган, 31 объектта юл эшләре дәвам итә. Региональ челтәр ремонтын финанслауның гомуми күләме 1,194 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан 597 млн.сум.

Барлык объектларда да эшләрне тулысынча 2019 елның 1 ноябренә төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International