Яр Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән 29 урында илкүләм проект кысаларында 20 кабатлаучы юл билгесе урнаштырылды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Яр Чаллыда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар башкарылды. Аерым алганда, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең 29 авария-куркыныч урынында 20 кабатлаучы юл билгесе, 2 светофор объекты, 400 метр җәяүлеләр өчен юл койма белән әйләндереп алынган һәм 3 ясалма тигезсезлек урнаштырылган.

Моннан тыш, Автошәһәрдә илкүләм проект кысаларында планлаштырылган барлык объектларда да эшләр бара – гомуми күләме 58% тәшкил итә. Муса Җәлил проспекты реконструкцияләнә, Чаллы һәм Тынычлык проспектлары, Әлмәт тракты һәм Абдулла Алиш урамнары капиталь ремонтлана.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында 2019-2024 елларда федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына Яр Чаллы агломерациясенең 100 км автомобиль юлы ремонтланачак, шул исәптән агымдагы елда - 40,9 км Яр Чаллыда. Бу агломерация юлларының норматив торышының 78,7% ын тәшкил итәчәк. 2019 елга эшләрне финанслауның гомуми суммасы 1 млрд 360 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 680 млн. сум – республика бюджетыннан.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектының дәвамы булды, ул 2017 елдан бирле Яр Чаллы агломерациясендә гамәлгә ашырылды. Ике ел эчендә биредә 104,5 км юл ремонтланган, шул исәптән шәһәр буенча узучы 1 км озынлыктагы федераль юл участогы. 29,57 км төбәк юллары яңартылган, аерым алганда, Зәй-Сухарево, Чистай-Түбән Кама һәм Зәй-Сарман. Шәһәрнең үзендә 73,93 км урам ремонтланган – бу Мәскәү, Җиңүнең 40 еллыгы, Халыклар дуслыгы, Рәис Беляев проспектлары һәм башкалар. Ремонт агломерациянең норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлешенә 77,3% ка ирешергә мөмкинлек бирде. Проектны гамәлгә ашыру барышында ике ел эчендә эксплуатация таләпләренә туры килгән юлларның гомуми үсеше 15,9% тәшкил иткән.

Ике ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе булган урыннарда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар тормышка ашырылган. Бу юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарының 2016 ел белән чагыштырганда 64% ка кимүен тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International