Яңа ел һәм раштуа каникуллары вакытында Татарстан башкаласын Мәскәү белән 7 өстәмә поезд тоташтырачаклар

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яңа ел каникуллары вакытында бәйрәм чаралары үткәрүгә багышланган брифинг узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров катнашты.

Андрей Егоров 18 октябрьдән федераль һәм төбәк юлларын карап тотуга җәлеп ителгән подрядчы оешмаларда тәүлек буе кизү тору сменалары оештырылуын хәбәр итте. Төбәк автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны карап тоту буенча төзелгән дәүләт контрактлары нигезендә эшләрне 9 генподрядчы оешма башкара. Яңа ел бәйрәмнәре чорында автомобиль юллары буйлап өзлексез һәм имин йөрүне тәэмин итү өчен, подрядчы оешмаларда җитәкчеләр дежурлыгы оештырылган, эшчеләр һәм механизаторларга өстәмә инструктаж үткәрелгән.

Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материаллар базасы, 67 җылы тукталыш һәм 59 эшчеләр һәм машина йөртүчеләр өчен кизү тору һәм ял итү урыны әзерләнгән. Бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән: 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (тоз микъдарының 20% ы), 79 мең тонна техник тоз.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, юл оешмалары карамагында 1143 берәмлек махсуслаштырылган техника, шул исәптән 392 катнаш юл машинасы, 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар) бар. Техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзер.

Автомобиль юлларын кышка әзерләү өчен көзге чорда түбәндәгеләр башкарылган: 183 мең кв.м мәйданда чокыр ремонты (бер ел эчендә – 931 мең кв.м), юл кырыйларын планлаштыру, күчмә өслекле автомобиль юлларын профильләштерү, су бүлү элементларын чистарту. Ясалма корылмалар шулай ук кышкы чорга әзер. Аерым алганда, торбалар һәм күперләр агач-куак үсемлекләреннән чистартылган һәм кар тартыла торган торбаларның тишекләре ябылган.

Шулай ук Андрей Егоров яңа ел һәм раштуа каникуллары чорында ФПК АҖ иң кирәкле юнәлешләр буенча 1400гә якын өстәмә поезд рейсларын билгели, дип хәбәр итте.  Татарстан башкаласын Мәскәү белән өстәмә 7 поезд тоташтырачак. Моннан тыш, Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербург һәм Екатеринбургка өстәмә поездлар билгеләнгән. Яңа ел төнен юлда каршы алучы пассажирлар өчен күңелле сюрпризлар әзерләнәчәк: 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә поездлар башлыклары каты тавышлы элемтә буенча пассажирларны котлаячак, кечкенә балаларны (10 яшькә кадәр) баллы ризыклар көтә, ә вагон-рестораннарда пассажирларга махсус бәйрәм менюсы тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе гыйнвар башында маршрут челтәрен киңәйтә, бу шулай ук Татарстан башкаласына туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, Казаннан Салехард, Яңа Уренгой, Кемерово, Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Новокузнецкка яңа авиарейслар ачылачак.

«Казан» аэропортында «Россия 1» телеканалының аэропорт һәм Россия почтасы белән берлектә оештырылган «НОВОГОДНЯЯ РОССИЯ» акциясе старт алды. Акциядә катнашу өчен теләгән һәр кеше 1А терминалында Россия Почтасы бүлеге янында урнашкан почта тартмалары куелган өстәл янына килеп, ошаган открытканы сайлап ала (бушлай бирелә), илнең һәм дөньяның теләсә кайсы өлешенә котлау тутыра һәм җибәрә ала.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International