Казанда милли проект буенча Патрис Лумумба урамын ремонтлыйлар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча Патрис Лумумба урамының 1,3 км озынлыктагы участогын төзекләндерү дәвам итә.

12 213 кв. м мәйданда машиналар йөрү өлеше һәм съездлар ремонтланачак. Аерым алганда, биредә югары сыйфатлы ЩМА-20 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәеләчәк. Шулай ук юлчылар борт ташларын алмаштырачак, 110 яңа юл билгесе һәм 320 метр рәшәткәле коймалар урнаштырылачак, тамга төшереләчәк.

Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итү өчен ремонтлана торган участок дәвамында пандуслар җиһазландырылачак.

Патрис Лумумба урамы Казанның Совет районында урнашкан, иске аэропорттан ерак түгел. 2005 елда элеккеге аэропорт территориясендә заманча ипподром төзелгән. Шулай ук урамда «Гринвич» торак комплексы, 12 нче номерлы «Гвардия» полиция бүлеге һәм башка учреждениеләр урнашкан. Урамның озынлыгы 1,7 км тәшкил итә. Урам Африканың милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе хөрмәтенә аталган.

Татарстан Республикасы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнаша. Әлеге проект 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланды һәм 2019 елда илкүләм проектка кадәр киңәйтелде. 2020 елда 5,045 млрд. сумлык эшләр башкару планлаштырыла, шул исәптән 2,602 млрд. сум – федераль бюджет һәм 2,443 млрд. сум – республика бюджеты акчалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International