Зур Казан боҗрасында 2 этап кысаларында 100 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше берничә юнәлеш буенча алып барыла. Хисап атнасында Монастырь ермагы аша күпер төзелешендә арматураның югары ныклы канатларын сузу төгәлләнде. Трамвай юлының аралык корылмаларында һәм күпернең сул ягындагы юлда опалубканы, басмаларны, формалаштыручы элементларны демонтажлау башланды. Аннары опалубка уң яктагы юлның аралык корылмалары астына җыела. 1 һәм 3 номерлы терәк диварлары арасында ике Т-формасындагы көчәйтү өчен анкер стеналары эшләнде. Күпернең 1 нче баганасы артында ком түшәү өчен участок әзерләнә, шуннан соң күпергә керү һәм трамвай линияләрен урнаштыру буенча эшләрне дәвам итү мөмкин булачак.

Төзелеш участогында туфрак һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә. Шулай итеп, 9230 куб м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылды. 3880 тонна инерт материаллары китерелде. 3000 кв. м мәйданлы җир катламын урнаштыру эшләре башкарылды.

1000 кв. м мәйданда участоклар яшелләндерелде.

Атна эчендә 100 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды.

2 этап төзелешендә узган атнада 134 инженер-техник персонал һәм 21 махсус техника берәмлеге мәшгуль булган.

Исегезгә төшерәбез, Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасы төзелешенең 2 этабы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Әлеге этапта проект документациясе буенча коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

700 м озынлыкта төзелешнең беренче этабын 2020 елда тапшыру планлаштырыла, 522 м озынлыктагы икенче этапны 2021 елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International