Татарстанда Гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең утырышы узды

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе

“Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Юрий Трутнев рәислегендә гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең утырышы булып узды.

          Утырыш башланыр алдыннан комиссия әгъзалары,  РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ министры Михаил Абызов, Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм башка рәсми кешеләр “Куркачи” аэродромында “Казан авиапредприятиесе” ААҖ ангарларын, “Авиатор” очучылар мәктәбе инфраструктурасын, һава судноларын карадылар. Аннан соң комиссия әгъзаларына “Казан” халыкара аэропорты хуҗалыгын, хезмәт күрсәтү станцияләрен, диспетчер пунктын, 1А Терминалын һәм “Тулпар Техник” ҖЧҖ Bombardier сервис үзәген күрсәттеләр.

          Шуннан соң комиссия утырышы булды. Комиссиянең Икътисади стимуллаштыру буенча эшче төркеме җитәкчесе Рубен Аганбегян җыелганнарны гомуми билгеләнештәге авиация үсешендәге проблемалар белән таныштырды. РФ министры Михаил Абызовның да чыгышы проблемаларны чишүгә тәкъдимнәр рәвешендә иде. Аның ассызыклавынча, гомуми билгеләнештәге авиациянең потенциалы зур булуга карамастан, бездә ул һаман тиешенчә файдаланылмый.

          Исегезгә төшерик, гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия Илбашының 2012 елның 13 ноябрендә дөнья күргән 1524 нче Указы нигезендә оешкан иде. Аның максаты – федераль, төбәк һәм җирле үзидарә органнарының бу өлкәдә бердәм дәүләт сәясәтен булдыруда, әлеге өлкәне үстерү стратегиясен һәм программаларын эшләүдә эшчәнлеген координацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International