Рөстәм Миңнеханов М-12 автоюлын төзү буенча киңәшмә уздырды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Югары Ослан районы территориясендәге төзелеш мәйданчыгында узды.

Киңәшмә алдыннан Президент вертолетта яңа трасса узачак районнар өстеннән очып узды. Исегезгә төшерәбез, М-12 Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләреннән узачак. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә кадәр бару вакытын ике тапкыр диярлек - 12дән 6,5 сәгатькә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектны гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыруның 7 һәм 8 этапларында подрядчы оешмалар билгеләнгән. «СК «Автодор» 7 этап (586 – 663 км) төзүне башкара. Хәзерге вакытта биредә грунт эшләү, мәйданны планлаштыру, вакытлыча автомобиль юлы плитәләрен урнаштыру, яктылык баганаларын урнаштыру эшләре башкарыла.

8 этапта подрядчы оешма «Трансстроймеханизация» (Идел елгасы аша күпер кичүе белән 663 – 729 км) булды. Төзүчеләр әзерлек эшләре, вакытлыча керү юллары төзелеше, төзелеш мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре алып баралар, инженер-геологик эзләнүләр алып барыла. Идел аша күпер кичүендә эшләр башланган.

Рөстәм Миңнеханов М-12 төзелешен оештырганда төбәк юлларының агымдагы халәтен исәпкә алу зарурлыгына игътибар итте. Президент, аларның техник хәле начарлануга юл куймау, шулай ук төзелеш эшләре тәмамланганнан соң норматив халәтне тәэмин итү максатыннан, юл катламнары конструкцияләрен көчәйтү буенча чараларны күздә тотарга кушты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге тарафыннан М-12 автоюлын 3 ел эчендә төзү бурычы куелган. Төзүчеләргә, район башлыкларына һәм тармак министрлыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты төзелеш эшләре графигының үтәлешен катгый күзәтергә өндәде. «Бу - республика үсешенә уңай йогынты ясаячак уникаль проект. Безгә бу юл бик кирәк. Графикны игътибар белән сакларга, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә кирәк. Мондый объектны 3 ел эчендә төзү - бик җитди бурыч", - дип ассызыклады Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International