Татарстанда илкүләм проект буенча 4,5 км озынлыкта Казан – Шәмәрдән юлы участогын реконструкцияләү дәвам итә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Питрәч муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казан – Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү дәвам итә.

38,75 км дан 43,25 км га кадәр участокта 4,5 км озынлыктагы эшләрне «Татавтодор» АҖ белгечләре алып бара. Юлның бу өлеше Ленино-Кокушкино һәм Олы Бутырка торак пунктларын әйләнеп уза, бу транспорт йөкләнешен киметергә һәм аның үткәрү сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Реконструкциядән соң юл бормалылыгы кимәячәк, аның буенча имин йөрүне тәэмин итәчәк.

Юл 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Хәзерге вакытта җир өслегенә ком түшәлгән, нигезнең аскы һәм өске катламнары, асфальт-бетон өслегенең түбән катламы җәелгән. Юл төзүчеләр шулай ук тимер-бетоннан һәм гофрацияләнгән ике су үткәргеч торба урнаштырдылар.

Моннан тыш, реконструкция барышында югары чыдамлыкка ия ЩМА-20 асфальт-бетоннан өске катлам җәеләчәк, һәр яктан 2,5 м юл кырыйлары ныгытылачак, 88 сигнал баганалары, 1042 барьер коймалары һәм 64 юл билгесе урнаштырылачак. Һәм шунысы мөһим, участокта хайваннарның юлга чыгуына юл куймый торган 565 метр озынлыктагы махсус койма корылачак.

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International