Фәрит Хәнифов: Татарстанда юл эшләре график буенча бара

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ведомство карамагындагы «Татарстан юл-транспорт комплексын карау һәм үстерү баш идарәсе» ДКУ коллективы белән очрашты.

Әлеге структура Татарстанда автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, төзекләндерү һәм карап тоту эшләре буенча дәүләт заказчысы функцияләрен башкара.

Фәрит Хәнифов кереш сүзендә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Главтатдортранс» ДКУ белән берлектә Татарстанның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча даими һәм планлы эш алып бара, дип белдерде. Шулай ук 5 күпер һәм гомуми озынлыгы 145,4 км булган 276 юл участогы төзекләндереләчәк.

2021 елда юл-урам челтәрен төзекләндерү буенча төп 3 социаль программа тормышка ашырыла. Аерым алганда, авыл торак пунктларында вак таш-ком катламы җәеп 135 км юллар, гомуми озынлыгы 88 км булган асфальт-бетон өслекле юллар төзекләндереләчәк һәм 110 км юлларда муниципаль юл фонды хисабына эшләр башкарылачак.

Шулай ук министр 17 муниципаль районда урнашкан 30 фермер хуҗалыгына керү юллары төзекләндереләчәк, 12 муниципаль районда, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда урнашкан бакчачылык ширкәтләренә 21 керү юлы төзекләндереләчәк, дип искәртте.

Фәрит Хәнифов «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыруга аерым игътибар бирде. 2021 елда илкүләм проект буенча 217,8 км юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юллар, 61,6 км Казан агломерациясе юллары, 48,4 км Яр Чаллы агломерациясе юллары һәм 11,1 км Түбән Кама агломерациясе юллары. Хәзерге вакытта илкүләм проект объектларында эшләр 72% ка башкарылган.

Моннан тыш, илкүләм проектка юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең барлык формалаштырылган участокларында һәм юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясенең потенциаль куркыныч урыннарында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары кертелгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә төбәк юлларында юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе булган 2 участок, 2 участок авариягә китерү зоналары, 4 потенциаль авария участогы һәм 35 авариягә эләгү куркынычы янаган участоклар ачыкланган. Бу 43 участок буенча инженерлык эшләре тәмамланган.

Фәрит Хәнифов йомгак ясап, Татарстанда барлык юл эшләре график буенча бара, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International