Түбән Кама районында илкүләм проект буенча Олы Афанас авылы аша узучы автомобиль юлы участогы капиталь ремонтланды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Юл төзүчеләре Түбән Кама районындагы «Чистай – Түбән Кама» – Түбән Кама автомобиль юлы участогын капиталь ремонтлауны төгәлләделәр. Участок «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты программасына кертелгән.

Юл гомумшәһәр әһәмиятендәге 3 класслы магистраль урам нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган, торак районнар арасында транспорт һәм җәяүлеләр элемтәсен тәэмин итә. Капиталь ремонт барышында 1,2 км дан 2,4 км га кадәр участокта асфальт-бетон катламын фрезерлау, тигезләү һәм түбән катламнарны урнаштыру буенча эшләр башкарылган. Югары катлам, монолит һәм җыелма борт ташларын урнаштырып, югары чыдамлыкка ия ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоныннан җәелгән.

Инфраструктураны яхшырту, халыкның имин һәм уңайлы хәрәкәтен тәэмин итү өчен яңа тротуарлар төзелгән, 94 юл билгесе куелган. Юл төзүчеләр 2 автобус тукталышын ремонтлаганнар, анда автопавильоннар урнаштырылган.

Моннан тыш, Субай елгасы аша салынган күпердә транспорт йөрү өлешенең һәм тротуарларның асфальт-бетон катламы яңартылган, култыксалар һәм барьер киртәләр куелган. 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Түбән Кама агломерациясендә 11,1 км юл ремонтланачак. Нәтиҗәдә 74,4% юл норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International