Милли юл проекты кысаларында Совет районының Николай Ершов урамын төзекләндерү эшләре башланды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 1 май көнне Казан шәһәренең Совет районындагы Николай Ершов урамында автомобиль юлын ремонтлый башладылар.

Төзекләндерәчәк юлның озынлыгы 1,5 чакрым тәшкил итә. Ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 250 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан асфальт-бетон өслеген ремонтлау, борт ташларын урнаштыру эшләре алып барыла. Төзекләндерү эшләрен агымдагы елның октябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Быел апрель ае башында милли юл проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Восход урамына капиталь ремонт ясала башлады.

Татарстан Республикасы «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

2022 елда республикада юл эшләрен финанслауның гомуми суммасы 6 млрд 787 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 2 млрд 106 млн сум - федераль бюджет акчалары, 4 млрд 681 млн сум - республика чаралары.

«Агымдагы елда төбәкнең 91,3 чакрым озынлыктагы юлын ремонтлау планлаштырылган», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International