Татарстанда экологик икеайлык барышында автомобиль юллары буеннан 5526 куб. м чүп-чар җыелган

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Чара кысаларында автомобиль юллары, тимер юл территорияләре һәм транспорт предприятиеләре тирә-ягын тәртипкә китерү буенча җыештыру чаралары оештырылды.

Бүгенге көндә төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юллары территориясеннән икеайлык барышында 5526 куб. м каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен санитар чистарту эшендә 210 махсус техника кулланыла һәм 2526 хезмәткәр катнаша.

"Главтатдортранс» ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буеннан 3602 куб. м каты коммуналь калдыклар җыелган.

«Россия тимер юллары” ААҖ филиалы–Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлларга бүлеп бирелгән полосаларны һәм җитештерү участоклары янындагы территорияләрне тиешле санитар-экологик халәткә китерү буенча зур эш башкардылар. Җыештырылган территориянең мәйданы 57671 кв. м тәшкил итә, икеайлык барышында 94 куб. м калдык утильләштерүгә тапшырылган.

Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләр территориясендә Горький тимер юлы хезмәткәрләре санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре оештырдылар. Җыештыру чараларында 1143 кеше катнашты. Тимер юлларга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 443 000 кв. м тәшкил итә.

Татарстанда санитар-экологик чистарту эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International