Татарстанда милли юл проекты буенча Столбище - Атабай автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 1,0 км дан алып 1,3 км км га кадәр кишәрлектә Столбище - Атабай автомобиль юлы ремонтланды. Аэропорт - Столбище автомобиль юлының янәшәсендәге боҗра хәрәкәтен оештыру эшләре "Имин сыйфатлы юллар" милли юл проекты кысаларында башкарылды. Юл эшләренең озынлыгы 0,543 км тәшкил иткән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр каралды. Аерым алганда, 46 юл билгесе куелды, юл тамгалары салынды, тышкы яктырту үткәрелде. Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан барлык эшләр дә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International