Министр урынбасары Тимур Никонов «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2022 елның 16 декабре, җомга

Казанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов катнашты.

Агымдагы елда конкурста 157 предприятие һәм оешмадан 334 төрле товар һәм хезмәт күрсәтелде: аларның 130 лауреат булды, 112 - I дәрәҗә дипломант һәм 75 - II дәрәҗә дипломант исемен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International