Фәрит Хәнифов Галәветдиновлар гаиләсенең яңа ел теләген үтәде

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясе кысаларында күп балалы Галәветдиновлар гаиләсеннән булган балаларның хыялларын тормышка ашырды. Өлкән 15 яшьлек кызлары Эльза йөгерү өчен спорт аяк киеме сораган булган. "Мин спорт белән бик мавыгам. 11 класстан соң Идел буе спорт һәм туризм университетына укырга керү теләгем бар. Фитнес-тренер булырга телим", - дип сөйләде Эльза.  

Марсель һәм Адель - игезәкләр, аларга 10 яшь. Малайлар самбо белән шөгыльләнә. Гадел кимоно, ә Марсель боксер шлемы сорап язган. Спорттан тыш, балалар Советлар Союзы тарихы белән кызыксына, китаплар укый һәм бу темага видеороликлар карыйлар икән.

Галәветдиновлар гаиләсенең кечесенә 1,5 яшь, ул да читтә калмады, аңа уенчык һәм татлы ризыклар бүләк иттеләр.

"Без беренче тапкыр "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашырга булдык һәм Кыш Бабайга хат яздык. Ләкин безнең теләкләр үтәлер дип көтмәгән идек. Балалар бик шат», - дип тәэсирләре белән уртаклашты әниләре Алла Галәветдинова һәм бүләкләр өчен рәхмәтен белдерде.

Фәрит Хәнифов гаиләне Яңа ел бәйрәме белән котлады, гаилә иминлеге, тынычлык һәм сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International