ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турындагы 139 нче номерлы карары чыкты. Чикләү 2015 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр кертелә.
25 мартта сәгать 10.00 алып 12.00 сәгатькә кадәр Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләренең тимер юл вокзалларында: Казан-1 (өченче көтү залы), Казан-Восстание, Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Канаш, Чебоксар, Горький тимер юлының Ижевск төбәгендәге: Ижевск, Әгерҗе, Можга, Сарапул, Красноуфимск тимер юл вокзалларында традициягә кергән “Пассажирлар көне” мәгълүмати акциясе үткәрелә.
Ел саен Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә вокзаллар, биналар һәм платформаларны эстетик яктан тәртипкә китерү буенча эшләр планлаштырыла.
27 мартта Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Горький тимер юлының Казан төбәге ветераннарының координацияләү советы сугышта катнашучылар һәм тылда хезмәт итүчеләр белән очрашачак. Ветераннар әлеге очрашу вакытында сугыш турында үз күзләре белән күргәннәрне сөйлиячәкләр.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 320 автобус чыккан. Республика юлларында 179 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 76.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 103 очрагы, 61 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 358 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International